Сабантуй №06/2026
4.3 из 5, отдано 22 голосов
«Сабантуй» журналының түземсезлек белән көткән ямьле җәй – июнь саны әзер! Җәй саны тышлыгында сезне Питрәч районы Ф.А.Сафин исемендәге Шәле гомуми белем бирү мәктәбендә укучы Нәрминә Бәйрәмова каршылый. Җырчы һәм биюче кыз турында фотокомикс күбрәк сөйләп бирер! «Милли ашлар»да бу юлы белорус милли ризыгы – драниклар турында сөйләдек. Тәмле ризык белән видеоролик аша да танышырга мөмкин булачак. Июнь аеның иң көтелгән көне нинди? Әлбәттә, милли бәйрәмебез – Сабан туе, дуслар! Сабантуйга багышланган өстәл уены 6-7 нче битләрдә көтә. «Сабантуй»лы сәяхәттә республикабыз районнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Җәй санында Алабугага юл тоттык. Ә сез Алабугада «Шайтан каласы» барлыгын белә идегезме әле? Тулырак 10-11 нче битләрдә! Без көн дә, нинди кием кияргә икән, дип баш ватабыз. Чираттагы «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә киенү әдәбе хакында сөйләштек. Җәен ниләр эшләргә ярамый? Нәрсәдән читтә торырга кирәк? «Җәйге 12 ярамый» дигән язмада сезне 12 кагыйдә белән таныштырдык. Сез аларны истә калдырырга тиеш.
-
Категория: детские журналы
-
Правообладатель: ТАТМЕДИА
-
Возрастное ограничение: 12+
-
Легальная стоимость: 119 руб.
Читать книгу «Сабантуй №06/2026» онлайн: